Сәгатьләрне саный-саный
Мәшәкатьтә дөнья кайный.
Үтә кояш армый-талмый,
Мәңге балкый дөнья фани.
Тик-так тик-так минутлардан,
Тик-так тик-так секундлардан,
Айлар-еллар, мизгелләрдән
Язмышкайлар үрелгән.
Я балкышларга күмелгән,
Я сагышка төренгән.
Минутларны саный-саный
Мәхаббәттә дөнья кайный.
Сөю-сәгадать, ләззәти галәмәт
Янар яшьлек каны, каны.
Тик-так тик-так минутлардан,
Тик-так тик-так секундлардан,
Айлар-еллар, мизгелләрдән
Язмышкайлар үрелгән.
Я балкышларга күмелгән,
Я сагышка төренгән.
Секундларны саный-саный
Хәрәкәттә дөнья кайный.
Хәрәкәт — бәрәкәт, ялкаулык бит ул һәлакәт,
Һәркем юлын үзе сайлый.
Тик-так тик-так минутлардан,
Тик-так тик-так секундлардан,
Айлар-еллар, мизгелләрдән
Язмышкайлар үрелгән.
Я балкышларга күмелгән,
Я сагышка төренгән.
