Язмыш урап узмады

Категория: көе һәм сүзләре

Безне сөю учаклары
Утка салып назлады.
Күрмәгән бәхет калмады,
Бозлы сулар катмады.

Әллә язмыш, әллә ялгыш,
Бәхет-шатлык, кайгы-сагыш
Безне урап узмады.

Безнең яшьлек, тиле яшьлек
Акыл эзләп йөрмәде.
Күктән йолдызлар эзләдек,
Куллар җитмәс димәдек.

Әллә язмыш, әллә ялгыш,
Бәхет-шатлык, кайгы-сагыш,
Берсе урап үтмәде.

Мактадылар — сер бирмәдек,
Хурладылар — күрмәдек.
Гөнаһ җыйдык — Ходай түзде,
Рәхмәтеннән өзмәде.

Әллә язмыш, әллә ялгыш,
Бәхет-шатлык, кайгы-сагыш
Безне урап үтмәде.
Әллә язмыш, әллә ялгыш,
Бәхет-шатлык, кайгы-сагыш
Безне урап үтмәде…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »