Билең нечкә

Категория: көе һәм сүзләре

Сездә нинди хәлләр бар,
Бездә шундый хәлләр бар.
Сездә нинди хәлләр бар да
Бездә шундый хәлләр бар.
Бәләбәйнең чишмә суын
Әзме-күпме эчкән бар.

Ай-й билең, җаныем-бәгърем,
Түзәр микән, бик нечкә.
Билең түзәр, күң(е)лең түзсә,
Күңелең түзсә бер кичкә.

Яз җитә дә, боз китә дә,
Яфрак яра тал-тирәк.
Яз җитә дә, боз китә дә,
Яфрак яра тал-тирәк.
Тал бөресе тирәк-тирәк,
Өзелеп сөйгән яр сирәк.

Ай-й билең, җаныем-бәгърем,
Түзәр микән, бик нечкә.
Билең түзәр, күң(е)лең түзсә,
Күңелең түзсә бер кичкә.

Сибелә чәчең, сибелә чәчең
Җилфер-җилфер җилләрдә.
Сибелә чәчең, сибелә чәчең
Җилфер-җилфер җилләрдә.
Яр сөйсәң — янып сөй бер,
Калсын саг(ы)нып сөйләргә.

Ай-й билең, җаныем-бәгърем,
Түзәр микән, бик нечкә.
Билең түзәр, күң(е)лең түзсә,
Күңелең түзсә бер кичкә.

Кандра күлнең суы тирән,
Яр чите яшел чирәм.
Кандра күлнең суы тирән,
Яр чите яшел чирәм.
Күңелкәем, үзең кирәк,
Аңлый алмассың, иркәм.

Ай-й билең, җаныем-бәгърем,
Түзәр микән, бик нечкә.
Билең түзәр, күң(е)лең түзсә,
Күңелең түзсә бер кичкә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »