Кояш нуры чагыла таңнарда,
Сандугачлар сайрый талларда.
Челтер-челтер ага саф чишмәләр,
Җанга дәва — җәйге иртәләр.
Яшьлегемнең иртәседәй,
Ургылып моң чишмәседәй,
Йөрәгемдә чыңлый бер тавыш.
Егетләре чакматаштан,
Ә кызлары кара каштан,
Чакма, Чакма, Чакма, Чакмагыш!
Рәхмәт сиңа, уйнап үскән тугай,
Истә һаман тургай моңнарың.
Сагышлы да, моңлы да алтын көзең,
Җилкендерә салкын кышларың.
Яшьлегемнең иртәседәй,
Ургылып моң чишмәседәй,
Йөрәгемдә чыңлый бер тавыш.
Егетләре чакматаштан,
Ә кызлары кара каштан,
Чакма, Чакма, Чакма, Чакмагыш!
Назлы җилләр исә кыйблалардан,
Тагын туа изге Рамазан.
Ярты гомер узса да, без җырласы
Иң соңгы җыр әле тумаган.
Яшьлегемнең иртәседәй,
Ургылып моң чишмәседәй,
Йөрәгемдә чыңлый бер тавыш.
Егетләре чакматаштан,
Ә кызлары кара каштан,
Чакма, Чакма, Чакма, Чакмагыш!