Уттан алып, суга сала язмыш,
Җанда яшәү дәрте сүрелә.
Шул чагында табиб-фәрештәнең
Дәва булып кулы үрелә.
Ак халатлы, ак канатлы табиб,
Алларыңда башым иямен.
Тормыш ямен-тәмен бүләк иттең,
Җиргә кабат тудым гүя мин!
Йөзләреңдә шәфкатьлелек нуры
Өмет тулы якты карашың!
Һәр кешегә җан шифасы итеп,
Җылы сүзләр эзләп табасың.
Кайгы төшкән чакта безнең башка,
Син бердәнбер олы ышаныч.
Саулык белән бәхет кире кайта —
Кеше өчен шулдыр куаныч.
Добавлено tatassr в Пнд, 19/08/2024 - 10:20
«
»