Күзләреңә карыймын да
Дөньяларны онытам.
Җитә икән бәхет өчен,
Җитә икән бәхет өчен
Яннарымда син булсаң.
Әйди серле карашларың,
Күңелемне җилкетә.
Өзелеп-өзелеп сөюләргә,
Өзелеп-өзелеп сөюләргә
Ни җитә соң, ни җитә.
Бердәнберем, насыйп ярым
Син икән бит, син икән.
Вәгъдәләшик, вәгъдәләшик.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
Гомергә туя алмам кебек
Үбеп сине, иркәләп,
Эх, нигә без, бәгырькәем,
Эх, нигә без, бәгырькәем,
Күрешмәдек иртәрәк?
Бер күрүдән исем китеп
Яраттым шул, яраттым.
Янсын, әйдә, йөрәгебез,
Янсын, әйдә, йөрәгебез,
Янулардан талмасын.
Бердәнберем, насыйп ярым
Син икән бит, син икән.
Вәгъдәләшик, вәгъдәләшик.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
Вәгъдәбезнең яктылыгы
Озата барсын гомергә.
Рәхмәт сөюләрең өчен,
Рәхмәт сөюләрең өчен,
Рәхмәт яусын үзеңә.
Бердәнберем, насыйп ярым
Син икән бит, син икән.
Вәгъдәләшик, вәгъдәләшик.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
Вәгъдәме? Вәгъдә, иркәм.
