Ай, гөлчәчәк

Категория: көе һәм сүзләре

Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Якты булсын киләчәк.
Сагыш-хәсрәт артта калсын,
Арып-алҗып хәлдән тайсын,
Матур булсын күрәчәк.

Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Кояш күрсә — үсәчәк.
Уфтансаң — дошманнар көлә,
Шатлансаң — шайтаннар күрә,
Дөнья шулай түгәрәк.

Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Бар(ы)бер язлар җитәчәк.
Яуган карлар, сагыш-зарлар,
Кушылып язгы ташкыннарга,
Эреп, агып китәчәк.

Аллы-гөлле, ай, гөлчәчәк,
Үрелеп-үрелеп үсәчәк.
Язган бәхет бер киләчәк,
Йөрәкләр дөп-дөп тибәчәк,
Ходайны ят итмәсәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »