Бармы юллар барасы

Категория: көе һәм сүзләре

Бармы юллар барасы,
Бармы җырлар язасы?
Бармы юлым, җырлар җырым,
Әйт син, кәккүк баласы.

Кара урман арасы,
Кычк(ы)ра кәккүк баласы,
Кылларының арасында
Йөрәгемнең ярасы.

Урал тауда җәй башы,
Уч төбендә тау ташы.
Син сөясең, мин янамын,
Барыбер ялгыз каласы.

Кара урман арасы,
Кычк(ы)ра кәккүк баласы,
Кылларының арасында
Йөрәгемнең ярасы.

Иксез-чиксез аралар,
Майланмаган арбалар.
Ярым аек көннәр-төннәр
Агымсудай калалар.

Кара урман арасы,
Кычк(ы)ра кәккүк баласы,
Кылларының арасында
Йөрәгемнең ярасы.
Кара урман арасы,
Кычк(ы)ра кәккүк баласы,
Кылларының арасында
Йөрәгемнең ярасы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »