Йөргән чакта чит-ят җирләрдә,
Каршы чыгып искән җилләргә,
Җибәрдем мин сиңа сәламем,
Ташып чыккан саг(ы)ну хәбәрен.
Йөргән чакта чит-ят җирләрдә,
Йөрәк кайчак яна утларда.
Әрнүләрне кемгә сөйләргә,
Саг(ы)нуларга ничек түзәргә.
Үтәр еллар, исәр җилләр,
Сәламемне, бәлки, илтерләр.
Тик ышан син шул җилләргә,
Исәр җилләр — минем сердәшләр.
Саг(ы)нуларны, януларны
Җилләр белә, сиңа сөйләрләр.
Син ышанма язгы суларга,
Язгы хисләр таша болай да.
Язгы сулар ташып узалар,
Язгы нурлар янып сүнәләр.
Син ышанма ялган күлләргә,
Сөям дигән назлы сүзләргә.
Ялган телләр була, ах, ягымлы,
Көт син мине, минем язымны.
Үтәр еллар, исәр җилләр,
Сәламемне, бәлки, илтерләр.
Тик ышан син шул җилләргә,
Исәр җилләр — минем сердәшләр.
Саг(ы)нуларны, януларны
Җилләр белә, сиңа сөйләрләр.
Үтәр еллар, исәр җилләр,
Сәламемне, бәлки, илтерләр.
Тик ышан син шул җилләргә,
Исәр җилләр — минем сердәшләр.
Саг(ы)нуларны, януларны
Җилләр белә, сиңа сөйләрләр.
Саг(ы)нуларны, януларны
Җилләр белә, сиңа сөйләрләр…