Ак томаннар тарала (Томаннар)

Категория: көе һәм сүзләре

Агыйдел өстендә томан,
Йөрәктә сагыштан юрган.
Ак томаннар таралыр да
Сагыш таралыр микән?..
Томан, агымсу — бер туган,
Сары сагыш — уйнаш сыман,
Үзе әрсез, үзе ямьсез,
Мәңге таралмас сыман.

Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең…

Бөгелә дә сыгыла искән җилдә
Яр буенда бөдрә таллар,
Сөйләшергә зар-интизар
Булып йөргән хәлләр бар.
Өзелә дә үзәк, яна йөрәк,
Җан-дуслар көннән көн сирәк,
"Җәйләр" үтте бәхет эзләп,
"Көз" килде безне күзләп…

Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең…

Барасы да юллар урау юллар,
Аккан судай үтәсе дә еллар,
Еллар арасында, хыял арбасында
Адашып калды язмышлар.
…Ләкин әле көзем алтын чагым,
Уйна әле җырым, моңлы сазым,
Бу дөньяның серле гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Таңнар ата, көн яңара,
Ак томаннар тарала,
Җанкай-бәгърем, йөрәгемне
Сагышлардан арала.
Ай-ли, гөлкәем,
Талдай нечкә билкәең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »