Казаннан Мәскәү күренер микән,
Баскычларга менеп карасам?
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Апасыннан матур сеңлесе.
Үткән гомерләрем кайтыр микән,
Сандугачлар булып сайрасам?
Ник ак була икән таш пулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.
Яланнарда җәйләр ямьле була
Ак чатырлар корып җәйләргә;
Алып эчтем суның салкынын,
Ул да басмый йөрәгем ялкынын.
Кайда гына барсаң, дусың булсын,
Каршы чыгып атың бәйләргә.
Ник ак була икән таш пулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.
Бу җыр Зөһрә Сәхәбиева, Идрис Газиев, Разия Тимерханова, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова репертуарында бар
«
»