Урсай сулары

Урсай * сулары сай булса,
Уралып акмас иде.
Саг(ы)нулар урап алмаса,
Мин дә еш кайтмас идем.

Урсай күгендә тулган ай,
Минем дә тула күңел.
Иелеп таллар моңлана,
Таллар да моңсыз түгел.

Урсай урамын җырлап уз,
Җырлап чык болыннарга.
Ишетеп кайтсын яшьлегең,
Әверелеп калыннарга.

Урсай күгендә тулган ай,
Минем дә тула күңел.
Иелеп таллар моңлана,
Таллар да моңсыз түгел.

Урсай үрендә әремнәр
Үрелә җилләренә.
Әрәмгә үтмәс гомерләр
Тик туган җирдә генә.

Урсай күгендә тулган ай,
Минем дә тула күңел.
Иелеп таллар моңлана,
Таллар да моңсыз түгел.

/*Урсай — Татарстанның Азнакай районына керүче,
Ык елгасы буена урнашкан авыл
/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »