Бакча аша уза минем юлым,
Шау-гөр килә анда балалар.
Яшел, кара, зәңгәр, соры күзләр
Каршы алып, озатып калалар.
Бергә-бергә күңел ача алар,
Берсе генә аерым моңая.
Күз төшергәч аның өс-башына,
Кыен булып китте миңа да.
Исмең ничек, әти-әниең кем
Дип сорадым аннан кызганып.
Исмем Ләйлә, ә әнием эчә
Диеп җавап бирде, кызарып.
Кочагыма алып юаттым да,
Моңлы күзләр миңа карады.
Әллә соң син минем әтиемме?
Юк дияргә телем бармады…
Әкрен генә киттем үз юлыма,
Уйларымның чиге булмады.
Ә кызыкай, күзен сөртә-сөртә,
Һаман миңа кулын болгады…
Бу җыр Зөлфәт Зиннуров репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 27/08/2024 - 09:40
«
»