Аш белән ат диде әти
Таш белән атканнарга.
Тырыштым, әти, дөньяны
Син әйткәнчә аңларга,
Син әйткәнчә аңларга.
Аш бирәсе килми башның,
Кырык җирдән тишелгәч.
Аш биргән саен таш ява,
Нишлим, әткәй? Бир киңәш…
Әткәй, әткәй, гомеремдә
Күп аттылар миңа таш.
Тишелмәгән җире сирәк,
Түзсен генә газиз баш,
Түзсен генә газиз баш.
Аш бирәсе килми башның,
Кырык җирдән тишелгәч.
Аш биргән саен таш ява,
Нишлим, әткәй? Бир киңәш…
Бер кулымда икмәк булса,
Икенчесе — ярамда.
Тагын кыйныйлар очратып
Аш бирергә барганда,
Аш бирергә барганда.
Күтәрергә кыен икән
Башкаеңны бер игәч.
Аш биргән саен таш ява,
Нишлим, әткәй? Бир киңәш…