Ялгыз эт

Бер эт ята көн дә юл читендә,
Сагыш моңсулыгы йөзендә.
Кайчак калкып, караш ташлый мескен
Үткән-сүткән кеше күзенә.
Хуҗалы чагын искә алып,
Җирсеп куя сыек күз яшен.
Тугрылыгы белән ничә тапкыр
Коткарганын кеше иптәшен.

Юл читендә ята ялгыз бер эт,
Сагыш катыш үпкә күзендә.
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?

Көчек чагындагы уйнаулары,
Бала-чага күң(е)лен күрүе.
Шомлы төннәр буе йокы күрми
Хуҗа йортын саклап керүе.
Бозлы суда улын коткарганын
Әти хәтере күптән җуйгандыр.
Үзен чын үлемнән коткарганын
Искә ала-ала туйгандыр.

Юл читендә ята ялгыз бер эт,
Сагыш катыш үпкә күзендә.
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?

Күз алдында соңгы күрешүе,
Хуҗа йортка яңа эт алган.
Йорт капкасы аның өчен бүтән
Ачылмаска диеп ябылган.

Юл читендә ята ялгыз бер эт,
Сагыш катыш үпкә күзендә.
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?
Белде микән кирәксезгә калып,
Саргаясын гомер көзендә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »