Бер караштан (беренче вариант)

Күзләреңдә синең серләр күреп,
Әллә ниләр уйлыйм кай вакыт.
Серләр бетсә, җаным, бер-беребезне
Булыр иде микән яратып.

Бер караштан бер-беребезне аңлап,
Вакламыйча саклыйк хисләрне.
Ямьле язлар безне кавыштырды,
Каршы алыйк бергә көзләрне.

Ачуланма, булса гаепләрем,
Сиңа усалланган көннәрем.
Усал булсаң да син, явыз түгел,
Гомерем буе сине эзләдем.

Гаепләмә мине, әгәр кинәт
Йомшак, юаш булып күренсәм.
Курыкмыйм мин, җаным, бернидән дә,
Җаннарымда әгәр син булсаң.

Ямьле язлар безне кавыштырды,
Каршы алыйк бергә көзләрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »