Эх, дусларым, дөнья бит ул,
Дөнья бит ул табышмак.
Ә яшәргә тырышабыз,
Табышмактан калышмак.
Яшибез бит, яшибез әле,
Яшибез без булсынга.
Бәхет-шатлык, куанычтан
Тормыш гөрләп торсынга.
Нинди матур дөньябыз ла,
Нинди якты көнебез.
Тоеп бәхет мизгелләрен,
Җырлап тора күң(е)лебез.
Яшибез бит, яшибез әле,
Яшибез без булсынга.
Бәхет-шатлык, куанычтан
Тормыш гөрләп торсынга.
Булсын диеп, яшибез дип,
Булсын диеп янабыз.
Үзебезнең артыбыздан
Якты юллар салабыз.
Яшибез бит, яшибез әле,
Яшибез без булсынга.
Бәхет-шатлык, куанычтан
Тормыш гөрләп торсынга.
Бу җыр Рамил Галимҗанов репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 28/08/2024 - 11:30
«
»