Олы бәхет бүләк итеп,
Арттырып гаилә ямен.
Сабый бүген аваз салды,
Оныгым туды бүген.
Кушымта:
Дәвамчысы гаиләбезнең,
Бәхетле бул сабыем.
Әти-әни җылысында
Узсын килер гомерең.
Җил-давылдан саклап сине
Күз нурым, дип дәшәбез.
Аллаһ биргән олы бүләк,
Без син диеп яшәрбез.
Кушымта:
Әниеңнең өмете бул,
Әтиеңнең кызчыгы.
Әби-бабайларың өчен
Яраткан оныкчыгы.
Кушымта:
Тәүфыйклы бул, сәламәт бул,
Тигезлектә үс җимеш.
Баламның бар өмете син,
Син — безнең алтын, көмеш.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в СР, 28/08/2024 - 22:02
«
»