Август

Категория: көе сүзләре

Инде август. Тагын август.
Җәй җиткән ахыр чиккә.
Инде тагын кояш нуры
Яфракка тамып кипкән.

Инде тагын күзгә тула
Купшы, көр, шат чуарлык,
Ә күңелдә төссез уйлар —
Тик теш кысып чыгарлык.

Дөньяда да, күңелдә дә
Борчылу катыш каушау …
Бармаклар да ак чәчләрне
Табалар хәтта капшап.

Китәргә җыенган кошлар
Йөрәккә килеп куна…
Әле август, Бары август,
Нибары август кына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »