Бичара куян

И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным, син яшь бала шул, белмисең:
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья әнкәсе,
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе.

Килде дә бер явыз аучы эт белән,
Атты үтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агызам яшем.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бичара куян»
Ноты для песни «Бичара куян»
Голосов пока нет
« »