Күңелле сәхифәләр

/ сәхифә — монда маҗара мәгънәсендә /

Бакчы аучыга,
Кош аулаучыга;
Шактый читен эш,
Арый, талчыга.

Йөгрә дә чаба,
Кич, иртә бердәй;
Маңгайдан ага
Тирләр яңгырдай.

Очадыр үрдәк,
Китмәсен ерак,
Тизрәк бул, тизрәк
Ат мылтыкны, ат!

Атты, шарт итте,
Каты җил чыкты,
Эшләпә җилгә
Очты да китте.

Үрдәк югалды,
Эшләпә калды;
Мескен эшләпә
Җәрәхәтләнде.

Аттым мин кошка,
Китмәде бушка:
Алып кайтамын
Мәҗрух * эшләпә.

Көлсә көлерләр,
Кешеләр күреп,
Тишекләреннән
Җил торыр өреп.

/ * мәҗрух — яралы /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Күңелле сәхифәләр»
Голосов пока нет
« »