Бала белән күбәләк

БАЛА:
Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?

Ничек синең тормышың,
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

КҮБӘЛӘК:
Мин торам кырларда,
Болында урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә,
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бала белән күбәләк»
Ноты для песни «Бала белән күбәләк»
Ноты для песни «Бала белән күбәләк»
Ноты для песни «Бала белән күбәләк»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »