Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап:
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан".
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна:
"Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!"
Добавлено tatassr в СБ, 31/08/2024 - 14:36
«
»
