Ак карлар тын гына явалар, бар дөнья
Моңлана, назлана, серләшә.
Бар дөнья серләшә, йөрәкләр кавыша,
Кавыша Яңа ел кичендә.
Яңа ел карлары, карлары
Чәчләреңә кунып назлады.
Күкләрдә тулган ай, ялгыз ай
Көнләшепләр безгә карады.
Яратам мени мин, гүзәлем, ә соң син…
Юк, бәгърем, эндәшмә, күрәмен…
Бирерләр күзләрең, кайныйдыр хисләрең,
Хис кенә йөрәгем, йөрәгем.
Яңа ел карлары, карлары
Чәчләреңә кунып назлады.
Күкләрдә тулган ай, ялгыз ай
Көнләшепләр безгә карады.
Еламаеп көләсең, нурыңны сибәсең,
Тик сизәм: хисләрне кисәсең.
Күперне өзәсең, йөрәкне өтәсең
Нигә соң, нигә соң, нигә соң?
Яңа ел карлары, карлары
Чәчләреңә кунып назлады.
Күкләрдә тулган ай, ялгыз ай
Көнләшепләр безгә карады.
Утларны үтәрмен, суларны кичәрмен,
Сүндермә тик сөю учагын.
Яңа ел карлары, карлары
Чәчләреңә кунып назлады.
Күкләрдә тулган ай, ялгыз ай
Көнләшепләр безгә карады.
Күкләрдә тулган ай, ялгыз ай
Көнләшепләр безгә карады…