Юллар (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Бу юллар кемнең киләчәге,
Бу юллар — кем язмышы…
Һәммәбез килгәнбез бер яшәргә…
Бу юлларны кирәк үтәргә!..

Онытма очраткан йөзләрне,
Онытма туган туфрак барлыгын…
Канатың җәеп кычкырасың син:
«Бу дөньяны кирәк гизәргә!»

Юллардан сайласаң дөресен,
Син күрерсең анын чикләрен…
Тайпылып, юл бирерсең оныкларга…
Бу елларны кирәк узарга!..

Аннары белмисең ни барын,
Аннары бар юллар Ходайга…
Син кайгырма, бар да әйбәт булыр…
Оныклар төзегән юлларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »