Уза гомерләр,
Аз мөмкинлекләр
Гөнаһларың тәүбә,
Тәүбә көтәләр.
Күңелләр сыкрый хаталарга,
Күңелләр сыкрый хаталарга.
Әҗәлең килгәнче
Кил син тәүбәгә.
Нәфсең әйтә синең
Вакытың күп дип,
Беркем кулында да
Ышаныч юк бит.
Валлаһи-билләһи,
Валлаһи-билләһи,
Хисабың зурдыр,
Соң сулыш килгәнче
Кил син тәүбәгә (Тәүбәгә кил, әйдә).
.
Калебне уята
Корьән дәлил белән,
Иманлы гамәлләр
Җәннәткә илтә.
Уян син,уян,
Уян син,уян
Гафләт йокысыннан,
Каберең ачылганчы
Тәүбәгә кил, әйдә.
Нәфсең әйтә синең
Вакытың күп дип,
Беркем кулында да
Ышаныч юк бит.
Валлаһи-билләһи,
Валлаһи-билләһи,
Хисабың зурдыр,
Соң сулыш килгәнче
Кил син тәүбәгә (Тәүбәгә кил, әйдә).
.
Йөрәк тибешеңне
Тыңла, ниләр әйтә,
Дөрес яшәргә диеп
Раббым безгә әйтә.
Гөнаһларыңны барла,
Гөнаһларыңны барла,
Кичерү син сора,
Җан-тәннән киткәнче
Тәубәгә кил, әйдә.
Нәфсең әйтә синең
Вакытың күп дип,
Беркем кулында да
Ышаныч юк бит.
Валлаһи-билләһи,
Валлаһи-билләһи,
Хисабың зурдыр,
Соң сулыш килгәнче
Кил син тәүбәгә (Тәүбәгә кил, әйдә).
.
Аллаһның рәхмәте бер
Җаннарның азыгы,
Күкләр күкрәве дә
Исбатлый аны.
Гөнаһлы гәфләтнең,
Гөнаһлы гәфләтнең
Ярасы савыксын,
Җәһәннәмгә юлыкканчы
Кил син тәүбәгә.
Нәфсең әйтә синең
Вакытың күп дип,
Беркем кулында да
Ышаныч юк бит.
Валлаһи-билләһи,
Валлаһи-билләһи,
Хисабың зурдыр,
Соң сулыш килгәнче
Кил син тәүбәгә (Тәүбәгә кил, әйдә).