Сабырлык (дүртенче вариант)

Күпме таңнар сөю уяттылар,
Төннәр булып кочып киттеләр.
Маңгаема бер-бер артлы еллар
Каеп-каеп чигү чиктеләр.

Кеше бәхетеннән көнләшмим мин,
Кеше кайгысыннан көлмим мин.
Көзен чәчкә аткан гөлләр күрсәм,
"Яз җиткән" дип шаулап йөрмим мин.

Йөрәк җырларымны дога итеп,
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, җырдаш җан дусларны
Ихлас сөю белән яратам.

Кеше бәхетеннән көнләшмим мин,
Кеше кайгысыннан көлмим мин.
Көзен чәчкә аткан гөлләр күрсәм,
"Яз җиткән" дип шаулап йөрмим мин.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга.
Тик һаман да сабый чактагыдай
Мин ышанам әле таңнарга.

Кеше бәхетеннән көнләшмим мин,
Кеше кайгысыннан көлмим мин.
Көзен чәчкә аткан гөлләр күрсәм,
"Яз җиткән" дип шаулап йөрмим мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »