Чак-чак кына караса да,
Йөрәгемә ут сала.
Йөрәгемә ут сала да
Үзе китеп югала.
Очраттым мин бер чибәрне,
Чибәрлеген күр әле.
Узып китте, гашыйк итте,
Эх, күрмәдең, Илгәрәй!
Чибәр кызлар бик күп алар,
Тик монысы сөйкемле.
Күз карашы мине генә
Тартып тора шикелле.
Чак-чак кына караса да,
Йөрәгемә ут сала.
Йөрәгемә ут сала да
Үзе китеп югала.
Чибәр кызны көн дә күрәм,
Ул да миңа елмая.
Серле елмаюларыннан
Күңелләрем уяна.
Чак-чак кына караса да,
Йөрәгемә ут сала.
Йөрәгемә ут сала да
Үзе китеп югала.
Добавлено tatassr в СР, 11/09/2024 - 16:29
«
»
