Алдашулар безгә килешмәс ул,
Саташулар безгә төс түгел.
"Сөям" сүзен дүрт тарафка чәчкән
Җилбәзәкләр инде без түгел.
Кушымта:
Сөю түгел, бу бит сөю түгел!
Дөрләмәстән сүнәр иләс күңел…
Офыктагы серле рәшә сыман
Эре дә син, хәтеремә күмел.
Хис ташкынын кире боралмыйча,
Үкенечкә бату кирәкме?!
Бу чын түгел, узгынчы шом диеп,
Бәйдә тотыйк, әйдә, йөрәкне.
Кушымта:
Горурлыгың янартаудай атып,
Купса купсын ялган кыямәт…
Һәлакәтнең иң-иң аянычы —
Үз-үзеңә кылган хыянәт.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ПТ, 13/09/2024 - 10:36
«
»
