Күңелем түрендә
Көн дә сине эзлим.
Утлар мәңге сүнмәс,
Төшләремдә бит син.
Карлар эреп калсын һәр язлар,
Бул син янымда,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Бул син янымда
Язын да, карын да,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Серле карашларың,
Гашыйк булдым, иркәм.
Төрле юллар үттем,
Бәхет таптым синдә.
Карлар эреп калсын һәр язлар,
Бул син янымда,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Бул син янымда
Язын да, карын да,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Еллар үтә агып,
Көннәр — ком сәгате.
Артта калыр сагыш,
Алда җәй кичләре.
Карлар эреп калсын һәр язлар,
Бул син янымда,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Бул син янымда
Язын да, карын да,
Йөрәгеңне алдама,
Кулың бит кулымда.
Бул син янымда…