Әнкәем (алтынчы вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бирер идем сиңа мин, әнкәем, сүнми торган
Йолдыз гомерен, йолдыз гомерен.
Бирер идем тагын, кулдан килсә,
Бу дөньяның гел якты көнен, гел якты көнен.

Бәхет кошым дип мин синең, әнкәй, бүгенгедәй
Йомшак сүзләрең яшәтә, мине гел иркәләп.
Синең гомереңне, әни, изге фәрештәдәй,
Без саклыйбыз мәңге, кадерләп.

Йокламыйча көтеп торасың син һәркөн кичен,
Сәгатькә карап, сәгатькә карап.
Тәрәзәдән күреп, йөг(е)реп чыгасың каршыга,
Үбеп-кочаклап, үбеп-кочаклап.

Бәхет кошым дип мин синең, әнкәй, бүгенгедәй
Йомшак сүзләрең яшәтә, мине гел иркәләп.
Синең гомереңне, әни, изге фәрештәдәй,
Без саклыйбыз мәңге, кадерләп.
Синең гомереңне, әни, изге фәрештәдәй,
Без саклыйбыз мәңге, кадерләп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »