Яннарымнан китмә

Категория: көе сүзләре

Яратамын дидең, гомерлеккә сөйдем,
Ышандым шул назлы сүзеңә.
Күңелемдә язлар, гөлем чәчәк ата,
Язмышыбыз бәйләнсен бергә.

Яннарымнан китмә, мине ятим итмә,
Очрашулар көтәмен һаман, һаман, һаман.
Ышанып сүзләреңә, карап күзләреңә,
Сине, бәгърем, өзелеп яратам.

Син кояшым минем, тулган аем минем,
Мәхаббәтем көткән күңелне
Син яктырттың инде, син балкыттың инде
Кояш булып күңел күгемне.

Яннарымнан китмә, мине ятим итмә,
Очрашулар көтәмен һаман, һаман, һаман.
Ышанып сүзләреңә, карап күзләреңә,
Сине, бәгърем, өзелеп яратам.

Юллар дәрьясында, еллар карашында
Эзләгәнмен минең күзләрне.
Синсез генә шулай, синсез генә шулай
Көтә идем инде көзләрне.

Яннарымнан китмә, мине ятим итмә,
Очрашулар көтәмен һаман, һаман, һаман.
Ышанып сүзләреңә, карап күзләреңә,
Сине, бәгърем, өзелеп яратам.
Яннарымнан китмә, мине ятим итмә,
Очрашулар көтәмен һаман, һаман, һаман.
Ышанып сүзләреңә, карап күзләреңә,
Сине, бәгърем, өзелеп яратам…
Сине, бәгърем, өзелеп яратам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »