Яратулар булсын җаваплы

Ярат диеп ничек әйтим сиңа,
Ишетмәгәч синнән җавапны.
Белсәң иде: синең белән генә
Мин үземне сизәм канатлы.

Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.

Яратам шул сине дәшми генә,
Хисләремне килми сөйлисем.
Мин яратам сине гел үземчә,
Тик үземчә килә сөясем.

Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.

Яратмасаң — әйдә, яратмассың,
Яннарымда гына бул бары.
Син янымда булсаң — шул да житә,
Үкендермәс гомер юллары.

Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »