Никтер соңгы вакытларда
Күңелләрем тулышканда,
Мин сагынып кайтам балачакка.
Ялгыз көймәләрдә йөзеп,
Кояш нурларына күм(е)леп,
Мин сагынып кайтам балачакка.
Кайтам әле, кайтамын,
Кайтам балачакка,
Тик хыялымда гына булса да.
Якты хәтирәләрдән мин
Тик бер кояш нурын
Бүгенге көннәремә
Алып кайтырга.
Бүгенгедәй күз алдымда
Әти-әнием янында,
Шатланып һәм көлеп мин куанам.
Әтиемнең япь-яшь чагы,
Әнинең назлы карашы
Минем күңелләремне юата.
Кайтам әле, кайтамын,
Кайтам балачакка,
Тик хыялымда гына булса да.
Якты хәтирәләрдән мин
Тик бер кояш нурын
Бүгенге көннәремә
Алып кайтырга.