Кайтыйк әле туган якка

Категория: , көе һәм сүзләре

Мәшәкатьле бу дөньясы,
Башны булмый борып артка.
Эшләр диеп гел чабабыз,
Кайтыйк әле туган якка.
Мәшәкатьле бу дөньясы,
Башны булмый борып артка.
Эшләр диеп гел чабабыз,
Кайтыйк әле туган якка.

Кайтыйк әле туган якка,
Керик әле үскән йортка.
Хәтерләтеп балачакны,
Искә алып үсмер чакны.
Рәхмәт әткәй-әнкәйләргә,
Безне көткән әткәйләргә.
Гомерләрен озынайтып
Кайтыйк әле туган якка.

Бергә үскән бертуганнар
Сибелгәнбез төрле йортка.
Җыелышып күрешергә
Кайтыйк әле туган якка.
Бергә үскән бертуганнар
Сибелгәнбез төрле йортка.
Җыелышып күрешергә
Кайтыйк әле туган якка.

Кайтыйк әле туган якка,
Керик әле үскән йортка.
Хәтерләтеп балачакны,
Искә алып үсмер чакны.
Рәхмәт әткәй-әнкәйләргә,
Безне көткән әткәйләргә.
Гомерләрен озынайтып
Кайтыйк әле туган якка.

Гомеркәйләр бик тиз уза
Әткәй-әнкәй исән чакта.
Туктап алыйк, вакыт табыйк,
Кайтыйк әле туган якка.
Гомеркәйләр бик тиз уза
Әткәй-әнкәй исән чакта.
Туктап алыйк, вакыт табыйк,
Кайтыйк әле туган якка.

Кайтыйк әле туган якка…
Кайтыйк әле туган якка,
Керик әле үскән йортка.
Хәтерләтеп балачакны,
Искә алып үсмер чакны.
Рәхмәт әткәй-әнкәйләргә,
Безне көткән әткәйләргә.
Гомерләрен озынайтып
Кайтыйк әле туган якка.
Кайтыйк әле туган якка…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »