Аңлат әле

Сине янымда күрергә,
Тавышың ишетергә,
Синең барлыкны тоярга,
Көн дә сөясем килә.

Аңлат әле, аңлат әле,
Нигә сине яратам.
Аңлат әле, нигә синсез
Бер минут та торалмам.

Синең турында уйларга,
Икәү гел уянырга.
Жирдәге иң зур бәхет бит —
Бергә гел шатланырга.

Аңлат әле, аңлат әле,
Нигә сине яратам.
Аңлат әле, нигә синсез
Бер минут та торалмам.

Бу бәхет тә, бу шатлыкта,
Матур тормышның үзе.
Сине иң бәхетле итә
Иркәңнең назлы сүзе.

Аңлат әле, аңлат әле,
Нигә сине яратам.
Аңлат әле, нигә синсез
Бер минут та торалмам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »