Ишетмисең…

Нигә инде сүзләремә
Ышанырга теләмисең?
Сөйләшик әле, иркәм, бер,
Әллә мине белмисең.
Мин бит сиңа әйтәм гел,
Инде тәү күргән көннән:
Беркемне дә синедәй
Яратмам, диеп бүтән.

Ишетмисең, ишетмисең,
Син бит мине ишетмисең.
Минем әйткән сүзләремдә
Дөреслекне дә күрмисең.

Үзсүзләнмә, киреләнмә —
Матур түгел бер дә шулай.
Синең усал сүзеңнән
Йөрәктә давыл уйный.
Акыллым бул, матурым,
Елмай әле, иркәлә.
Ишет минем сүземне,
Бәхет булсын гаиләдә.

Ишетмисең, ишетмисең,
Син бит мине ишетмисең.
Минем әйткән сүзләремдә
Дөреслекне дә күрмисең.

Ишетмәгән сүзләрне
Кабатлармын тагы да.
Тормыш булгач була икән
Карасы да агы да.
Гаиләбезнең кояшы син.
Жылы булгач, әй, рәхәт.
Ачы жилне кертмә янга,
Назларың өчен рәхмәт.

Ишетмисең, ишетмисең,
Син бит мине ишетмисең.
Минем әйткән сүзләремдә
Дөреслекне дә күрмисең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »