Юк, алдымнан барма син, дускаем,
Яратмыймын ияреп йөрергә.
Бик артта да калма, кирәкмәс,
Кыен булыр юлны күрергә.
Жан дустым бул, янәшәмнән атла,
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөенеп бергә үтте,
Бергә үтсә иде картлыклар.
Абынсак та бергә абынырбыз,
Сөенсәк тә бергә сөеник.
Кирәк булса соңгы телемне дә
Бер уйламый уртак бүлешик.
Дус-ишләр күп тормыш сукмагында,
Жан дускайлар алар санаулы.
Кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенеч белән,
Юллар, еллар белән сынаулы.
Арабызга кермәсеннәр, дустым,
Көнче, куштан, гайбәт сөйләүче,
Безнең хакта үзебездән дә,
Үзебездән дә күбрәк белүче.
Жан дустым бул, янәшәмнән атла,
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөенеп бергә үтте,
Бергә үтсә иде картлыклар.