Үтеләсе үтелгән…

Категория: көе сүзләре

Шушы мизгел кадерле,
Югалтмыйк кадерне.
Бәхет-шатлык итеп яшик
Бер бирелгән гомерне.

Үтеләсе үтелгән,
Көтеләсе көтелгән.
Яшик бүгенгесе белән,
Алдагысын кем белгән.

Һәр кеше үзен белсен,
Үз көнен үзе күрсен.
Алсу таңнар алып килгән
Матур көнгә сөенсен.

Үтеләсе үтелгән,
Көтеләсе көтелгән.
Яшик бүгенгесе белән,
Алдагысын кем белгән.

Уйлар уйлатып торсын,
Хыялларга чакырсын.
Житәкләшеп атлый торган
Юлыбыз якты булсын.

Үтеләсе үтелгән,
Көтеләсе көтелгән.
Яшик бүгенгесе белән,
Алдагысын кем белгән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »