Хатлар ята минем өстәлемдә,
Бик соң алдым мин бит аларны.
Син ышанып кеше сүзләренә,
Ясагансың ялгыш карарны.
Бер күрешү — үзе бер гомер,
Очрашырбыз, бәлки, тагын бер.
Еллар белән еллар арасында
Ачылмыйча калган күпме сер.
Саный-саный киләм чакрымнарны,
Минут саен сине күрәм дип.
Олы юлдан күзең алалмыйча
Көтүеңне мин дә беләм бит.
Бер күрешү — үзе бер гомер,
Очрашырбыз, бәлки, тагын бер.
Еллар белән еллар арасында
Ачылмыйча калган күпме сер.
Мин килсәм дә, китәр өчен киләм,
Бер күрешү, бары бер генә.
Яратсам да йөрәк гафу итми,
Башка килмим, шуны бел генә.
Бер күрешү — үзе бер гомер,
Очрашырбыз, бәлки, тагын бер.
Еллар белән еллар арасында
Ачылмыйча калган күпме сер.