Сабырлык догасы

Күз яшьләрен күрсәтмичә,
Елмая, көлә алам.
Эчемдә ут янганда да,
Сиздерми кала алам.

Шуңа минем чын хисләрем,
Бары Аллаһка таныш.
Сабырлык догасын укып,
Тик алга таба барыш.

Ник кешегә белдерергә
Кайгы баскан мәлләрне.
Ник сөйләргә үзең белән
Булган кыен хәлләрне.

Шуңа минем чын хисләрем,
Бары Аллаһка таныш.
Сабырлык догасын укып,
Тик алга таба барыш.

Яратмыйм мин кайгыларны
Эчтә тотма, дисәләр.
Кыенырак ул кайгыдан
Башкалар да көйсәләр.

Шуңа минем чын хисләрем,
Бары Аллаһка таныш.
Сабырлык догасын укып,
Тик алга таба барыш.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »