Карасаң күзләремә

Категория: көе һәм сүзләре

Бик чибәр булып тугансың
Бу матур дөньяларга.
Тик күзләр генә тимәсен,
Матурым, Сөбхан Аллаһ.
Бир кулыңны кулларыма,
Сөйлә-сөйлә сереңне,
Йөрәгеңнең келәтенә
Яшермә сөюеңне.

Карасаң күзләремә,
Кирәкми сүзләрең дә.
Карашыңда укыладыр
Мәхаббәт күзләреңдә.

Сине күргәч йөрәгемдә
Сөю уты кабынды.
Гөрләп янам ялкынында,
Тынычлыгым югалды.
Син диеп йөрәгем тибә,
Син диеп жырлый күңел,
Син диеп яшисем килә,
Син бердәнберем минем.

Карасаң күзләремә,
Кирәкми сүзләрең дә.
Карашыңда укыладыр
Мәхаббәт күзләреңдә.

Таңнар аткач талга кунып,
Сайрый-сайрый сандугач.
Мин дә сайрыйм аның кебек
Яннарымда син булгач.
Тик син, тик син уйларымда,
Җылы булып җанымда,
Гомерлеккә, мәңгелеккә
Парым бул син янымда.

Карасаң күзләремә,
Кирәкми сүзләрең дә.
Карашыңда укыладыр
Мәхаббәт күзләреңдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »