Көттермә

Категория: көе һәм сүзләре

Сәламнәр җиткерми хатларың
Сагынып ерактан, ерактан.
Ә мин көтәм һаман, чыкмыйсың
Уйлардан, уйлардан, уйлардан.

Көттермә син мине, көттермә,
Вакытлы тиз үтәр, көттермә.
Җитәр шулай бер көн, син дә бер
Үкенерсең, ләкин мин көтмәм.

Язмышлар язмышка язылса,
Күрешербез диеп сүз бирдең.
Вәгъдәләр бирдең дә югалдың,
Нигә соң, нигә соң алдадың.

Көттермә син мине, көттермә,
Вакытлы тиз үтәр, көттермә.
Җитәр шулай бер көн, син дә бер
Үкенерсең, ләкин мин көтмәм.

Көтә дә күңелем ашкынып,
Сүрелә дулкыннар ташкыны.
Вакыт бит бар(ы)сын да дәвалый,
Йөрәкне яралый, яралый.

Көттермә син мине, көттермә,
Вакытлы тиз үтәр, көттермә.
Җитәр шулай бер көн, син дә бер
Үкенерсең, ләкин мин көтмәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »