Кылдан нечкә генә хатын кыз күңеле.
Кыерсытты кемнәр — яшь коя түгелеп.
Бәлки, ялгызлыгы үзәген өтә,
Төннәрен йокысыз бәхетен көтә.
Кемнең яратканы башка яр белән,
Кимсетелгән язмыш яши зар белән.
Хәсрәтен арттырма, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма, ярат.
Кемнең яратканы күңелен киткәндер,
Уйламыйча авыр сүзләр әйткәндер.
Ялгышыңны таны, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма ярат.
Тик назга, сөюгә лаеклы ярсыз,
Безне яратырга яратылгансыз.
Күз яшьләре кипсен, сагыш таралсын,
Нурлы йөзегездә тормыш яңарсын.
Бу җыр Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 23/09/2024 - 13:07
«
»