Әрләмә син мине

Категория: көе һәм сүзләре

Әрләмә син мине, әрләмә,
Бүген дусларым белән мин бергә ял итәм.
Сөйләмә син миңа, сөйләмә,
Телефонда акча беткән — калдырып китәм.

Бер дустым машина алган,
Юарга чакыра!
Икенче дустым буген туган көне,
Шатланып утыра.
Шулай булгач!

Әрләмә син мине, әрләмә,
Бүген дусларым белән мин бергә ял итәм.
Сөйләмә син миңа, сөйләмә,
Телефонда акча беткән — калдырып китәм.

Бер дустым малае туган,
Юарга чакыра!
Икенче дустым хатынын аерган,
Кайгырып утыра.
Шулай булгач!

Әрләмә син мине, әрләмә,
Бүген дусларым белән мин бергә ял итәм.
Сөйләмә син миңа, сөйләмә,
Телефонда акча беткән — калдырып китәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »