Берәүләр яралый, берәүләр дәвалый,
Кемнәре юк якты дөньяның.
Җаннарыма дәва булып торып яшәү
Туган якта, апам, син барын.
Апам, апам, әнкәй кебек апам,
Арада бер-берәү булгансың.
Туган яктан җылы җилләр исә,
Шул жилләрне тоям кайта-китә.
Син бар, апам, анда син барсың,
Син бар, апам минем, син барсың.
Сулга түгел, уңга салып жайлы юлга,
Туганлыкны аклый-саклыйсың.
Түккән көчләремне күреп, эшләремне,
Канатларымны үстерәсең.
Апам, апам, әнкәй кебек апам,
Арада бер-берәү булгансың.
Туган яктан җылы җилләр исә,
Шул жилләрне тоям кайта-китә.
Син бар, апам, анда син барсың,
Син бар, апам минем, син барсың.
Туган нигезмең яклап сайрар кошы,
Китмәс кошы минем күң(е)лемнең.
Абыйлардан артык, жизнәй нигезендә
Бирсен Аллам гомерләреңне.
Апам, апам, әнкәй кебек апам,
Арада бер-берәү булгансың.
Туган яктан җылы җилләр исә,
Шул жилләрне тоям кайта-китә.
Син бар, апам, анда син барсың,
Син бар, апам минем, син барсың.