Мәхаббәтне юлдаш итеп,
Бер кашыктан башлап китеп,
Корганбыз дөньябызны.
Гаиләбез киңлекләрендә,
Бәхет биеклекләрендә
Булганбыз уллы-кызлы.
Гөрләп барган өчен бар да,
Эшләр өчен көчем барда
Мин бәхетле тормышымда —
Ышанычлы кешем бар.
Нинди генә хәлләрдә дә,
Миңа авыр мәлләрдә дә
Таянырлык кешем, син бар,
Ышанычлы кешем бар.
Бәхет юлы җиңел түгел,
Төрле юллар белән килдек,
Тырыштык, сынатмадык.
Булганын арттыра бардык,
Гаилә-балалар дип яндык,
Тапканны югалтмадык.
Гөрләп барган өчен бар да,
Эшләр өчен көчем барда
Мин бәхетле тормышымда —
Ышанычлы кешем бар.
Нинди генә хәлләрдә дә,
Миңа авыр мәлләрдә дә
Таянырлык кешем, син бар,
Ышанычлы кешем бар.
Янда hәрчак бул син, тиңем.
Терәк булсын сиңа иңем,
Еллар шатлыкка күмсен.
Пар булып канатларыбыз,
Бу бәхетле чакларыбыз
Гомерлек була күрсен!
Гөрләп барган өчен бар да,
Эшләр өчен көчем барда
Мин бәхетле тормышымда —
Ышанычлы кешем бар.
Нинди генә хәлләрдә дә,
Миңа авыр мәлләрдә дә
Таянырлык кешем, син бар,
Ышанычлы кешем бар.