Үткәннәргә уфтанып син карыйсыңмы,
Әллә кайчак үксеп-үксеп елыйсыңмы?
Учак сүнә, сулар сипсәң, сулар кайный.
Кошлар түгел, әйтелгән сүз кире кайтмый.
Искән жилләр кебек уза гомер,
Узган гомер кайтарырлык түгел.
Күп югалттык, күп ирештек теләкләргә
Шатлыкларны коендырып күз яшенә.
Үтсә үтсен, сүнсә сүнсен, кирәк түгел,
Үткәннәрне кайтарып та булмый бүген.
Җилгә каршы басып торып, үксеп елап,
Шатлыкларга дога кылып, бәхет сора.
Искән жилләр кебек уза гомер,
Узган гомер кайтарырлык түгел.
Күп югалттык, күп ирештек теләкләргә
Шатлыкларны коендырып күз яшенә.
Бу җыр Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 23/09/2024 - 14:23
«
»