Зур өметләр баглап,
Ак бәхетләр теләп,
Кадерләп үстердең, әнкәем.
Үсеп буй җитсәм тә,
Мин бит әле һаман
Синең бер сөекле бәбкәең.
Үсеп буй җитсәм тә,
Мин бит әле һаман
Синең бер сөекле бәбкәең.
Оҗмаһ кайда икән,
Җирдә-күктә микән
Дип, йөрмә син әллә кайларда.
Оҗмаһ бит ул, дуслар,
Ул бит безнең газиз
Әнкәйләрнең аяк астында.
Оҗмаһ бит ул, дуслар,
Ул бит безнең газиз
Әнкәйләрнең аяк астында.
Әнкәйләрнең әйткән
Теләк-догалары
Мең бәладән безне коткара.
Тормыш-яшәү биргән,
Әнкәйгә Ходайдан
Озын-озак гомер син сора.
Тормыш-яшәү биргән,
Әнкәйгә Ходайдан
Озын-озак гомер син сора
Дип, теләкләр телим бүген дә.