Менә инде килеп җиттек,
Сәлам якын дусларга.
Чакырамын барыгызны
Матур җырлар тыңларга.
Саумысыз, дуслар, саумысыз,
Ничек соң хәлләрегез.
Күтәрелсен безнең белән
Сезнең күңелләрегез.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Уйнашыйк та көлешик.
Ямьле итеп тормышларны,
Бергәләп җырлап яшик.
Саумысыз, дуслар, саумысыз,
Ничек соң хәлләрегез.
Күтәрелсен безнең белән
Сезнең күңелләрегез.
Җыр-бию, уен-көлкеләр
Менә сезнең хөрмәткә.
Бүгенге булган тамаша
Яллар булсын йөрәккә.
Саумысыз, дуслар, саумысыз,
Ничек соң хәлләрегез.
Күтәрелсен безнең белән
Сезнең күңелләрегез.
Бу җыр Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 24/09/2024 - 14:43
«
»